КЫРЛАРДАН ХӘБӘРЛӘР: ЯЗГЫ ЧӘЧҮ БАШЛАНДЫ! КАЙСЫ ХУҖАЛЫКЛАРДА?

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Хәерле сәгатьтә! 21 апрельдән “Чишмә”, “Таң”, “Наратлы”, “Тамыр”, “Саф”, “Алга” хуҗалыкларында,  “Чишмә”, “Актаныш”, “Әнәк” агрофирмаларында чәчүгә керештеләр – 12 чәчү агрегаты бөртекләрне җир куенына сала.

Бүген төнлә Актанышта 3,5-4 мм күләмендә явым-төшем күзәтелде. Анысына да шат игенчеләребез.

-Без көткән яңгыр. Уҗым, күпьеллыклар күтәрелеп, ныгып китәчәк. Ашлама да җиргә сеңәчәк. Нәкъ вакытында булды, - диләр.

Игенчеләребез язгы һәр минутның кадерен белеп эшли. Нур Баян исемендәге, “Әнәк”, “Чишмә”, “Башак” хуҗалыкларында уҗымнарны тукландыру, тырмалау эшләре ике сменада оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International