Теләкәй авыл җирлегендә халык җыены узды: Теләкәйлеләрнең теләге үтәлерме быел?

2021 елның 31 гыйнвары, якшәмбе

         Таһир Харрасов әле җирлектә тәүге елын гына эшли. Конкрет, аңлаешлы һәм регламент кысаларында ясады ул халык алдындагы беренче чыгышын. Иске Җияш авылында туып үскән авыл башлыгына биредәге һәр урам, һәр тыкрык балачактан таныш булгангамы, “Ә!” дигәнче проблемаларын чишәсе килү табигый. Хисап җыены ахырында сорау бирергә күтәрелгән ханым да сүзен рәхмәттән башлады, димәк, чыннан да җирлектә бозы ук кузгалмаса да, эри башлаган.
        - Иске Җияш авылын сулы иткәнең өчен рәхмәт сиңа Таһир! Ничә еллар отчет саен су сорадык. Быел җәй сулы булдык. Безнең өебез тау өстендә булса да су килә. Инде авылдашларга суны сак тотыйк диясем килә,- дип җитәкчеләрнең игътибарын авылның икенче проблемасына юнәлтте Эльмира апа,- Су белән бергә авылга клуб та сорадык без. Инде минем кич чыгар вакытларым узды, улларым үсеп җитте- яшьләргә кичен ял итәргә, җыелырга урын юк бит авылда!
Нәкъ шушы мөрәҗәгатьләр белән эшләүче җитәкче –район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов җыенга Актаныш районында 2020нче елда башкарылган эшләр белән таныштырырга килгән иде. Сорауга да төгәл җавап бирде- халыкка буш өметләр вәгъдә итмәде.
             - 2021 нче елда Иске Җияш авылында модульле фельдшер –акушерлык пункты төзеләчәк. Теләкәйдәге мәдәният йортына әле күптән түгел генә капиталь төзекләндерү үткәрелде. Ә Җияш клубын төзекләндерү өчен бераз үзегезгә дә тырышырга кирәк. Республика, шул исәптән “ЛУКОЙЛ”, “РИТЭК” кебек нефть компанияләре төрле грант конкурслары уздыра. Клуб җитәкчесе проект эшләре белән катнашып грант отса, район да ярдәм белән булышып, клубны яңартырга була,-диде җитәкче.
Теләкәйдә әле төзисе дә төзисе. Үзәк урамга 2000нче елларда салынган асфальт юлны кабат түшәми булмый, су керткәннән соң Комсомол урамының да юлларын карарга кирәк. Бу эшләр үзара салым акчасына башкарылачак.
              Таһир Харрасов авылдашларыннан җыелган үзара салым акчаларының тотылышын тиенен тиенгә, сумын сумга санап бирде. Халыкның үз мәнфәгате өчен булган акча җыярга каршы түгел, республикадан 4 тапкыр артып кайткач, файдасы зур булуын аңлаган.
Теләкәй авыл җирлеге район администрациясе белән ике арадагы килешүне үтәп, Алдынгылар слетында 100 мең сум акчалата премия белән бүләкләнде. Җыенда катнашкан “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов
                   - Миннән авылдашлар ни өчен безгә машина булмады дип кызыксыналар. Безнең җитештергән сөт күләме килешүгә караганда ким булды, сөтне арттыру өчен тырышабыз, Венгриядән таналар алып кайттык, башка юлларын эзлибез, терлек үлеменә дә юл куймаска кирәк,-дип чыгышын аңлашудан башлады. “Таң” хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен хисап җыены аеры узачак. Хуҗалык эшчәнлегенә тирәнтен анализ шунда ясала, шулай булса да Рафис Миңнеханов бүген дә хуҗалык турында тулы мәгълүмат бирде. Иң мөһиме- яңа авыл башлыгы эшеннән канәгать булуын белдерде. Яшь, тынгысыз җитәкчегә әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе анысы- ләкин авыл халкында, җитәкчелектә ышаныч уятырга өлгергән. Эшчәнлек дәвамлы булсын!
               Җыенда полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Сафин, үзәк хастаханәнең баш табиб урынбасары Светлана Корбанова, “Россельхозбанк” җитәкчесе Данияр Салихҗанов үз юнәлешләре буенча чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International