Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховка ТР Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Ралик Салиховтан рәхмәт хаты килеп иреште

2021 елның 23 гыйнвары, шимбә

            Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттаховка ТР Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салиховтан рәхмәт хаты килеп иреште.

                                                      Хөрмәтле Энгель Нәвап улы!

              2021 елның 15 гыйнварында Актаныш авылында узган, Актаныш районы төзелүгә 90, Актанышка нигез салынуга 310 тулуга багышланган фәнни-гамәли конференцияне әзерләү, оештыру һәм уздыруда Сезнең һәм район халкы тарафыннан гаять зур тырышлык һәм хезмәт куелды. Актаныш районы администрациясе, ТР Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты берлектә үткәргән әлеге зур чара, һичшиксез, Республикабыз күләмендә әһәмияткә ия вакыйгалардан саналырга хаклы. Бик күп атаклы шәхесләрнең ватаны, татар халкы тарихы һәм мәдәниятенең иң мөһим үзәкләренең берсе булган Актаныш халкына һәм шәхсән Сезгә бик зур рәхмәтемне белдерәм.
               Сезнең Институтыбыз белән күп еллар дәвам иткән хезмәттәшлегегезнең нәтиҗәләре уңышлы булуын күреп шатланабыз. Ана телебезне, милли гореф –гадәтләребезне, динебезне саклауда, тарихыбызны өйрәнүдә, милләтебезнең чын тарихын халкыбызга җиткерүдә Сезнең ярдәмегезне һәрчак тоябыз. Шулай ук Институт хезмәткәрләре йөзендә үзегез дә һәрчак таяныч һәм ышанычлы фикердәшләр табарсыз дип ышанам.
                 Милләтебез өчен уртак хезмәтебез алга таба да уңышлы дәвам итәр дип чын күңелдән ышанып, Сезгә, гаиләгезгә исәнлек-саулык һәм уңышлар теләп калам.

                 Институт директоры, ТФА академигы Р. Р. Салихов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International