Санатор-курорт дәвалавына юлламаны ничек алырга?

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

13 ноябрьдә Татарстанда инвалид балаларның ата-аналары яки законлы вәкилләре санатор-курорт дәвалавына юллама алу мәсьәләләре буенча консультация ала алалар. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе видеоэлемтә режимында узачак.

Семинарда катнашучылар санатор-курорт дәвалануына путевка бирү тәртибе һәм шартлары, мондый дәвалану килешмәү ихтималлыгы турында, социаль хезмәтләр җыелмасын бирү тәртибе, әлеге мәсьәләләр буенча карарларга шикаять бирү практикасы турында беләчәкләр.

Инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен хокукый белемнәр мәктәбе дәресе 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр узачак. Чарада катнашу өчен +7(999)157-94-42 телефоны буенча, WhatsApp яки смс-хәбәр ярдәмендә үз исемеңне һәм элемтә өчен телефон номерын җибәреп, язылырга кирәк. Шуннан соң семинарда катнашучыларга билгеләнгән вакытта Zoom конференциясенә кушылырга мөмкин булган сылтама җибәреләчәк.

Үз сорауларыгызны шулай ук Adelina.Galiullina@tatar.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин: дәрес вакытында аларга барлык җаваплар биреләчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллек аппаратында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International