БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ: Актаныш авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көнен билгеләп үтте

2020 елның 6 ноябре, җомга

6 ноябрь көнне район мәдәният йортында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Тантанада икмәк язмышы өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән, районыбыз кырларында үскән 2020  ел ашлыгын түкми-чәчми җыеп алган фидакарьләр хөрмәтләнде.

Чарада район башлыгы Энгель Фәттахов әлеге тармак хезмәтчәннәренә, лаеклы ялдагы ветераннарга еллар дәвамында башкарган тынгысыз, җаваплы хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Быел актанышлылар авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көнен матур уңышлар белән каршы алды. Энгель Нәвап улы үз чыгышында җир улларының, терлекче-савымчыларның хезмәт  нәтиҗәсе булган күрсәткечләргә тукталып, алга таба тагын да югарырак максатлар билгеләде. Тантанада үз һөнәрләренең осталарына төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре тапшырылды.

 Бүгенге бәйрәм чарасында катнашучылар хозурына “Агыйдел” дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышлары, театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Һәр котлау җыр-бию белән үрелеп барды.

Популяр җырчы, юморист һәм пародист Рифат Зарипов та бүген Актанышның алтын куллы хезмәт ияләрен котлау, аларга е коцерт программасын бүләк итте.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International