Август аенда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы комбайнчысы» конкурсын игълан иткән иде.
Конкурс комиссиясе республикада һәм район дәрәҗәсендә иң күп суктырылган ашлык һәм иң күп чабылган мәйдан күрсәткечләре буенча 200 җиңүчене билгеләде. Белгечләр йөзә мең сум акча алачак.
Шунысы сөенечле, республика дәрәҗәсендәге исемлектә Актаныш районы игенчеләре дә бар. Тугыз механизаторыбыз бөртеклеләрне суктыруда, дүртесе бөртекле культураларны егуда мактаулы күрсәткечләргә ия.
Алар:
Искәртеп үтәбез, уздырыла торган ярышларның объективлыгы өчен техника төркемнәргә бүленгән иде. Барлыгы 4 төркем. Беренчесенә — 140тан 230 ат көченә кадәр, икенчесенә — 230дан 290 ат көченә кадәр, өченчесенә — 300дән 326 ат көченә кадәр, дүртенчесенә 351дән 530 ат көченә кадәр техника керә. Үзйөрешле чапкычлар төркемендә — МакДон, Челенджер, Джон Дир, Нью Холланд, Массей Фергюсон, ЕС-1, КСУ-1, CS-200.
САН: Конкурста агросәнәгать комплексының 1436 хезмәткәре катнашкан, шул исәптән 1298 комбайнчы бөртеклеләрне суктыруда һәм 138 механизатор бөртекле культураларны чаптыруда.