Актаныш гимназиясенең бишенче сыйныф укучыларын гимназистка кабул итү тантанасы район мәдәният йортында узды бүген.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов мәртәбәле кунак буларак катнашып, гимназиянең укытучылар, укучылар һәм ата-аналар белән бер коллектив булып тупланып, бер гаилә булып яшәүләренә югары бәя бирде.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов чарага, гадәттәгечә, милли костюмнан килде. Шунысы игътибарга лаек - гимназистлар хөрмәтенә ул бүген укучыларның дресс-коды төсендәге милли киемнән иде.
Айрат Ринат улын Энгель Нәвап улы укучыларның республикага танылган проект эшләре белән таныштырды.
Дистә елга якын эшчәнлегендә гимназиянең укучыларга киңкырлы белем бирү моделе булдырылды. "Ак нур" вокаль ансамбле, "Хәзинә" бию ансабле - гимназиянең горурлыгы.
Ата-аналарның гимназиягә булган ышанычын һәм хөрмәтен Оренбургтан килгән Резеда Рәфыйкова белдерде:"Балаларымны Актанышка укырга җибәрдем, үкенмим, чөнки башка мондый мәктәп юклыгын беләм," - диде ул. Гимназиянең "Ел укучысы" Нәфисә Вәлиева бишенчеләргә үзенең теләкләрен ирештерде - үзегезгә максат куегыз һәм гимназиядә сезнең барлык хыяллар чынга ашачак. Гимназияне тәмамлап, бүген инде табиб һөнәрен үзләштерүче Сөмбел Газизова да укучыларга гимназия тудырган бар мөмкинлекләрдән дә файдаланырга киңәш итте. Югары уку йортында ирешкән уңышларыма гимназиядә алган белемнәрем ярдәм итә, диде ул.
Бишенчеләр ант кабул итте, аларга гимназист значоклары һәм дипломнар тапшырылды. "Мин - гимназист" чарасы яңа уку елының милли-мәдәни чараларына, иҗади җиңүләргә, яңа проектларга старт бирде. Хәерле сәгатьтә!