ТР Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов Актаныш гимназиясе эшчәнлеге белән танышты

2020 елның 31 октябре, шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Ринат улы Зарипов бүген – 31 октябрь көнне  Актанышка эш сәфәре белән килде. Актаныш гимназиясендә булып, ул биредә укыту һәм тәрбия барышында тудырылган милли мохит, ирешелгән уңышлар, матди-техник база белән танышты. Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов, гимназия директоры Рузилә Илдар кызы Гарипова республика мәгарифендә үрнәк буларак тәкъдим ителгән алымнар, эш тәҗрибәсе белән таныштырды Айрат Ринат улын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International