КАЙГЫЛЫ ХӘБӘР: Бөек Ватан сугышы ветераны, райондашыбыз Хәмит Раянов вафат...

2020 елның 16 октябре, җомга

Актаныш районы зур югалту кичерә. 15 октябрь иртәсендә, 95нче яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры Хәмит Раянов якты дөньядан китте.


Хәмит Раянов 1926 елның 17 июнендә Такталачык авылында туа. 1943 елның ноябрь аенда, 17 яшендә хәрби хезмәткә алына. Сарапул шәһәреннән бик күп Татарстан егетләрен, шул исәптән Хәмит абыйны да, Ерак Көнчыгышка алып китәләр. Владивосток, Комсомольск на Амуре шәһәрләрендә хезмәт итә ул.
Фашистлар Германиясе капитуляциясеннән соң, 1945 елның август-сентябрь айларында, Манчьжуриядә японнарның мәгълүм Квантун армиясен тар-мар итүдә катнаша һәм “Японияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.


Хәмит Раянов 43 ел гомерен җирлекнең мәдәниятен үстерүгә багышлаган шәхес. Аның нәтиҗәле хезмәте югары бәя ала: 1973 елда мәдәният йорты директоры Хәми Раянов Ленин ордены белән бүләкләнә.


Үзешчән сәнгатьне үстерүдәге уңышлары, яшь белгечләрне тәрбяләүдәге тырыш хезмәтләре өчен РСФСР Югары Советы Президиумының 1980 елдагы 16 июнь Указы белән Хәмит Раяновка РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелә. Ә коллективның 1985 елда РСФСРның Мәдәният министрлыгы һәм Профсоюзлар үзәк комитетының күчмә Кызыл байрагына лаек булуы – төбәк тарихының күркәм сәхифәләреннән.


Тормыш иптәше Мофаваза ра апа белән 3 бала тәрбияләп үстерә алар.

Муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш тарихында тирән эз калдырган Хәмит Раян улының балаларының, туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International