Районның гаиләгә һәм балаларга соц.ярдәм күрсәтү бүлекчәсе Бөтенрәсәй мөмкинлеге чикләнгәннәр җәмгыяте оешуның 25 еллыгына багышланган чаралар кысаларында “Без бергә булдырабыз!” дигән темага бәйге уздыра.
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны дөньяга чыгару, аларның талантларын тану, җәмгыятьтә күрсәтү максатыннан оештырылучы рәсем һәм декоратив эшләр (рәсем ясау, кисеп ябыштыру, әвәләү, тегү эшләре һ.б.) бәйгесендә мөмкинлекләре чикләнгән 10-18 яшьтәге балалар катнаша ала. Бәйгегә эшләр 15 мартка кадәр кабул ителә.
Үз эшләрен тәкъдим итүче балалар инвалидлык турында диагнозы язылган белешмә дә алып килергә тиешләр.
Эшләрне Юбилей урамы, 45йортка (Игелек үзәге, 2 кат; 6 бүлмә) китерергә.Сораулар белән 3-02-80 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.