“Эзрэк булса да РТСтагы булган детская площадкаларын карарга кирэк,краска бн буядыгызда эшегез Бетте дип уйлыйсыз что ли сез?
Балаларга даже футбол уйнарга урын юк,кеше бакчасына кереп китэ туплары.Э сез Хаман Актаныш ягын гына карыйсыз”
Әлеге комментарий безне сискәндерми калмады. Кайчандыр шаулап-гөрләп торган РТС бистәсе ни хәлдә яши? Балаларга игътибар бөтенләй юкмы әллә анда?
Механизаторлар урамындагы 1 нче йорт янындагы балалар мәйданчыгының үз тавы, таганы, комлыгы бар. Әйләнә торганы да, ике яклысы да бар әле атынгычларының. Тик аларның берсен дә өр-яңа дип булмый шул. Буялган өч җиһаздан калганнары шул РТС төзелгәндә ук ясалмадымы икән инде?
Бакча урамындагы мәйданчык кайчандыр РТСның йөзек кашы булгандыр да. Спорт белән шөгыльләнергә турниклар, текә борылышлар ясарга биек баскычлар әле дә сафта.
Бакча яшендәге балаларга комлык, таулар, атынгычлар да берничә.
“Шушы җиһазларга ремонт кирәк дип, өч ел элек авыл советына барган идем, җитәкче “Була,була!”-дип чыгарды, әмма берәү дә килеп карамады, ремонт ясалмады. Буяштырып киттеләр быел. Буяп кына эш бетми шул. Атынгычның нигезе күмелмәгәч, дөбер-шатыр селкенеп тора. Бала-чаганы шушында атындырып буламыни? Турник уртасындагы озын тимерне алып куярга кирәк. Берничә бала шуңа башы белән бәрелде. Турник өстендәге җилем торактор тәгәрмәчләре дә балалар өстенә төшәргә генә тора. Шушы площадка берәүгә дә кирәкмәде. Балалар имгәнә күрмәсен дип ут йотып торабыз!”-ди Бакча урамындагы йортларның берсендә яшәүче ханым(өзгәләнеп, исемемне күрсәтмәгез, дип үтенде ул)
Әйе, җиһазлары шактый булса да, кайсыберләре буялса да(!) куркынычсызлык шартлары булмагач, нинди балалар мәйданчыгы булсын инде бу?
Монысы баласы гына булган икән, алда көткән анасы, дигәндәй, тагын бер мәйданчыкны күреп шаккаттык!
.jpg)
Төзүчеләр урамындагы өченче йортның да ишегалдына балалар уйнарга чыгадыр, әнә бит чүп үләннәре арасындагы комлыкта ике уенчык трактор йоклап калган.
.jpg)
Ә атынгычларның утыргычын әни-әти үзе көйләп, такта куйган.
Тауга карагач, елыйсылар килә...Телевизордагы туксанынчы еллар турындагы киноларда гына күрсәтәләр бит боларны.
Әлеге вәзгыятькә карата район башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев “Ни кызгыныч, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү өчен быел мөмкинлекләр юк. 2021нче елда үзара салым акчаларына бу мәйданчыкларны төзекләндерергә планлаштырабыз”,-дип үз фикерен белдерде.