Бүген – 28 сентябрьдә район хакимият бинасында район башлыгы Энгель Фаттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды. Биредә оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә барышында райондашларыбызның иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды, җирлекләрдә үзара салым акчасының тотылышы, авыл хуҗалыгында башкарылучы көзге эшләр барышы, кышка әзерлек һәм башка хәл итәсе мәсьәләләр каралды.
Киңәшмә тантаналы мизгелләр белән башланып китте. Район башлыгы Энгель Нәвап улы туган көнен билгеләп үтүче “Теплосервис” җәмгыяте җитәкчесе Дилфат Нәгыймов, “Коммунсервис” җәмгыяте җитәкчесе Римма Кустованы туган көннәре белән котлады.
Көнүзәк мәсьәләләрнең торышы һәм хәл итәсе сораулар, куелган бурыч-максатлар буенча ТР эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегеннән Нурия Сәлахова, 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифьянов, Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев, "Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәге" федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Актаныш район бүлекчәсе башлыгы Әфка Сәрвәров, Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева чыгыш ясадылар.