Бүген, 23 сентябрь көнне, Актаныш муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш беренче утырышы үтте.
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башлыгын сайлау - көн тәртибенә куелган мөһим мәсьәләләрнең берсе иде.
Актаныш муниципаль район Уставының 38-нче матдәсе, 41-нче матдәсенең 2 нче пункты нигезендә муниципаль берәмлек башлыгы район советы депутатларыннан, яшерен тавыш бирү юлы белән район Советы вәкаләте чорына сайлана. Актаныш муниципаль район Башлыгын сайлау, авыл җирлекләренең вәкиллекле органнары, районда яшәүчеләр, җәмәгать оешмалары, Татарстан Республикасы Президенты тәкъдиме нигезендә район Советы депутатлары тәкъдиме белән күрсәтелгән кандидатлар арасыннан сайлап куела.
Район Советы депутаты аның өчен барлык депутатларның яртысыннан күбрәге тавыш биргән очракта, сайлап куелган район Башлыгы дип санала.
Көн тәртибе мәсьәләсе буенча чыгыш өчен сүз алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Хабибуллин Альберт Галимҗановичка бирелде. Аның тарафыннан “Актаныш муниципаль районы” муниципаль берәмлеге Башлыгы вазыйфасына Актаныш авыл җирлеге башлыгы Фәттахов Энгель Нәвап улының кандидатурасы күрсәтелде.
Актаныш муниципаль район Советының бүгенге утырышында катнашкан 49 депутатның 49ы да, яшерен сайлау юлы белән, үз тавышын Фәттахов Энгель Нәвап улына бирде.
“Актаныш муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең 38 матдәсенең 3 нче пункты нигезендә, сайланганнан соң, муниципаль район Башлыгы Энгель Нәвап улы тарафыннан тантаналы ант яңгырады. Җитәкче депутатлар алдында Актаныш районына, аның халкына намуслы хезмәт итәргә вәгъдә бирде.