Бүген Актаныш муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш беренче утырышы узды. Аның эшендә алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Хабибуллин Альберт Галимҗан улы, район Башкарма комитеты җитәкчесе, урынбасарлары, район суды рәисе, прокурор урынбасары, көч структуралары җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре катнашты.
Утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы Президентын һәм Актаныш муниципаль районының муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау буенча узган сайлауларның нәтиҗәләре турында.
2. Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башлыгын сайлау турында.
3. Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башлыгы урынбасарын сайлау турында.