Район хуҗалыкларында хезмәт куючы савымчылар арасында ярыш үткәрелеп, арада иң оста хезмәт ияләрен ачыклау Актанышта күркәм традициягә әверелде. Җиңүче титулына дәгъва кылучылар районкүләмендә оештырылган савымчылар бәйгесендә көч сынашып, аларның белем-күнекмәләре практик һәм гамәли яктан бәяләнә.
Быел исә савымчылар ярышы шактый соңарып – сентябрьнең 16сында гына оештырылды. Әмма район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе аның форматын шактый үзгәртеп тәкъдим итте. Шунысын билгеләп үтү урынлы – яңача оештырылган бәйге савымчыларның гына түгел, гомумән, хуҗалыкта эшләүче зоотехникларның, мал табибларының, мал фельдшерларының, ясалма орлыкландыру технологларының белем дәрәҗәсен, тәҗрибәлекләрен ачыкларга, аларның хезмәт күрсәткечләренә реаль бәя бирергә ярдәм итте. Иң мөһиме, бүгенге районкүләм ярыш авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең мактанырлык нәтиҗәләрен генә күрсәтеп калмады, кимчелекле якларын, хаталарын, эш моментларында авыр бирелгән өлешләрне анык күрергә ярдәм итте.
Бу исә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләренә яңа бурыч билгеләде: кимчелекләр бар икән – кичекмәстән аларны төзәтергә кирәк.
Хәер, чараның ябылу тантанасында катнашкан район башлыгы Энгель Фәттахов бу нисбәттән үзенең катгый фикерен яңгыратты. Аның сүзләреннән аңлашылганча, савымчылар ярышын мондый киң профильлегә үзгәртүнең төп максаты: нәкъ менә терлекчелек тармагында яшәп килгән кимчелек-хаталарны барлау һәм төзәтү. Бүгенге бәйге бу нисбәттән ныклы адым булып торды. Якын киләчәктә районыбызның терлекчелек тармагында “аксаган” мәсьәләләр буенча белгечләр, хезмәткәрләр өчен Актаныш технология техникумы базасында махсус укытулар оештырылачак.
Быел исә хуҗалыкларның терлекчелек тармагына бәя биргән бәйге “Алга” җәмгыятенең җәйге торагында оештырылды. Чарада сиксәннән артык авыл хуҗалыгы хезмәткәре катнашты. Билгеле, иң зур күпчелекне савымчылар тәшкил итте. Ак халатлы апалар өчен бәйгенең этаплары да, шартлары да яңалык түгел иде. Алар савым аппаратларын сүтеп-җыюда, савым процессында тизлекләрен сынадылар, савылган сөтнең чисталык дәрәҗәсе, теоретик әзерлек – боларның барысы да бәя алды бүген.
Зоотехниклар, мал табиблары, ясалма орлыкландыру технологлары да ярыш барышында гамәли һәм теоретик белемнәрен тикшерделәр. Һөнәр үзенчәлекләрен исәпкә алып, аларга төрле биремнәр әзерләнгән иде. Мисал өчен, зоотехниклар малларга дөрес рацион төзи белүләрен нәкъ менә бүген исбат итәргә тиеш булып чыкты. Тик идарә белгечләре көткән нәтиҗәләргә ирешүчеләр генә сирәк иде.
Ярыш нәтиҗәләре һәр һөнәр арасында аерым-аерым да, хуҗалыклар арасында гомумиләштереп тә чыгарылды. Гомуми нәтиҗә исә янә бер тапкыр терлекчелек тармагында югары нәтиҗәлелек нигезендә бердәм, уртак хезмәт ятканын раслады. Бүген югары технологияләр заманасы дип кабатларга яратабыз, әмма шушы заманада да кеше факторы иң мөһим күрсәткечләрнең берсе булып кала бирә. Хуҗалыкта яхшы мал табибы булу гына сакланышның югарылыгына, авыруларның кимүенә, сөтнең артуына йогынты ясый алмый, әгәр эш зоотехник, ясалма орлыкландыру технологлары белән бер ноктага сугып эшләнми икән – Крылов мәсәлендәге нәтиҗәне көт тә тор: терлекчелек төрле якка аерым тарта торган тармак түгел ул!
Бүген барлык хуҗалыкларда да белгечләрнең җитмәве, аларның дифицит булуы да ярышта чагылыш тапмый калмады. Шуңа күрә дә икенче бурыч – җәмгыятьләрне кадрлар белән тәэмин итү.
Инде гомуми нәтиҗәләргә килгәндә, беренче урынга лаеклы төстә “Чишмә” хуҗалыгы ия булды. Икенче урында – “Алга” җәмгыяте. Өчен урынны “Нур” хуҗалыгы уңганнары яулады. Билгеле, барлык хуҗалыкларда да яхшы белгечләр бар, әмма аларны әлеге төр бәйгеләргә чыгару, аларның мөмкинлекләрен ачу, район күләмендә күрсәтү шарт. “Эконом”, “Тамыр”, Нур Баян исемендәге хуҗалыкларда да булгандыр ул көндәшлеккә сәләтле белгечләр, тик әлеге җәмгыятьләр районкүләм чарада катнашуны кирәк дип тапмаганнар. Сансызлыкмы, үз-үзләренә югары бәяме бу – аңлашылмый.