ДУСЛЫК КҮПЕРЛӘРЕН НЫГЫТЫП: Актаныш районы Туймазы ветераннарын кунак итте (+БЕЗНЕҢ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

2020 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Берничә ел инде   үзебезнең Актаныш районы һәм Башкортстанның Туймазы районы ветераннар советы әгъзалары үзара дуслык күперен ныгыта.

Бүген дә ике республиканың өлкән буын вәкилләре Актаныш районы җирендә очрашты. Аскы Актанышта урнашкан Ветераннар йортында аларны чәк – чәк, бүләкләр, җыр – бию белән каршы алды райондашларыбыз.


Туймазы районы ветераннар советы җитәкчесе Адонис Фазуллин үз төбәгенең чын патриоты, белгече буларак, үзләренең Ветераннар советы, аның эшчәнлеге, иҗтимагый тормышы белән таныштырды.  

Соңгы елларда республика төбәкләрендә өлкән яшьтәгеләрне җәмәгать эшчәнлегенә җәлеп итү, аларда тормышка кызыксыну уяту максатында ветераннар оешмалары үз эшчәнлеген активлаштыра.Бу юнәлештә Туймазы һәм районыбызда бай тәҗрибә тупланган. Ике төбәк ветераннар оешмаларында тәҗрибә уртаклашу өчен даими рәвештә очрашулар үткәрү матур гадәткә әверелде. Ветераннар йортында очрашуда Актаныш район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова катнашты.

Бүген Туймазыдан килгән  хөрмәтле кунаклар районыбызның истәлекле урыннарына экскурсия планлаштыра. Ерак араларны якын итеп килүнең тагын бер зур сәбәбе: Әнәк авылында ачылган “Бабайда кунакта” паркын, Республикабызның беренче президенты Минтимер Шәймиев хөрмәтенә ачылган бюстны күрү.

Дустанә мөнәсәбәткә корылган бүгенге очрашу, шәт,  ике як катнашучыларның да исендә калыр. Дуслык күпере тагын да ныгыр! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International