Сайлауның беренче ике көнендә Актанышта сайлаучыларның - 58,62; 13 сентябрь 12 сәгатькә 72,05 проценты тавыш биргән

2020 елның 13 сентябре, якшәмбе

Актанышта  көзге сайлауларның беренче ике көнендә сайлаучыларның 58,62 проценттан артыгы тавыш биргән. 13 сентябрь көнне 12 сәгатькә исә, барлык сайлаучыларның 72,05 проценты, 16076 райондашыбыз  үз тавышын бирде.

Сайлаулар санитар-эпидемиологик таләпләрне саклап уздырыла. Участок хезмәткәрләре урыннарда көненә берничә тапкыр дезинфекцияләү оештыра, бүлмәләрне җилләтеп тора. Биналарда шулай ук социаль дистанция саклау өчен махсус тамгалар да төшерелгән, тавыш бирү өчен кабиналарның исә алгы пәрдәләре юк.

Сайлау комиссиясе әгъзаларының, күзәтүчеләрнең һәм тавыш бирүчеләрнең тән температурасын үлчәнә. Һәркемгә битлек, ручкалар бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International