Актаныш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Вәлиев: 12 сәгатькә барлык сайлаучыларның 10 проценты үз тавышларын бирде

2020 елның 11 сентябре, җомга

11, 12 һәм 13 сентябрь көннәрендә Татарстанда Республика Президентын һәм муниципаль депутатларны сайлыйбыз. Бүген – тавыш бирүнең беренче көне. Актаныш муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Гафурҗан улы Вәлиев “Участокларда сайлаучылар аз булыр дип уйлаган идек, әмма инде 8дән үк кеше күп килде. Көндезге 12 сәгатькә барлык сайлаучыларның 10 проценты үз тавышларын бирергә өлгерде”,- дип хәбәр итте безгә.

Актаныш районында 22223 граждан сайлау хокукына ия. 18 яшен тутырып, бәлигълык яшенә аяк баскан 76 райондашыбыз яшь сайлаучылар буларак хөрмәтләнә. Ике яңа өлгергән сайлаучы 13 сентябрь- төп сайлау көнендә туган көнен каршылый. Аларны да үз сайлау участокларында котлау оештырылачак.

Алдан сайлауларның кирәклегенә бүген тагын бер кат ышанабыз, мондый формат кирәк һәм уңайлы дигән сүз.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне сайлау участокларында көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International