Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов Татарстан Президентын сайлауда беренчеләрдән булып тавыш бирде

2020 елның 11 сентябре, җомга

Бүген, 11 сентябрь – сайлауларның беренче көнендә, Татарстанда Республикасы Президенты һәм муниципаль депутатлар өчен тавыш бирүдә Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов беренчеләрдән булып тавыш бирде.

Район башлыгы Энгель Фәттахов  тормыш иптәше Сәрия ханым белән 621нче санлы сайлау участогына  беренчеләрдән булып килде.

Керү юлында аның температурасын үлчәделәр, бер тапкыр кулланыла торган битлек, перчаткалар һәм ручка бирделәр, шулай ук үз паспортын күрсәтүләрен сорадылар. Бюллетеньне алгач, Энгель Нәвап улы тавыш бирү кабинасына үтеп, тутырылган бюллетеньне урнага төшерде.

Энгель Нәвап улы  тавыш биргәннән соң, ул Актаныш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты.

− Әлеге сайлау - киләчәкне билгели торган зур сәяси вакыйга. Бүген, иртәгә, берсекөнгә без үзебезнең президентыбызны, муниципаль органнарга депутатларыбызны сайлыйбыз. Республикабыз тотрыклы рәвештә алга баручы Рәсәй Федерациясе субъекты булып тора. Һәр өлкәне алып карасак та, биш ел, ун ел эчендә булган  зур үзгәрешләрне, тотрыклы үсешне күрәбез. Бу, әлбәттә, бүгенге көндәге җитәкчелекнең алып барган сәясәтенең җимеше. Һәрвакыттагыча, райондашларыбыз сайлауларда актив катнашыр, үз тавышларын бирер, Президент булырга лаеклы җитәкчене сайларлар дип ышанып калам. Икенчедән, үзебезнең депутатларыбызны сайлыйбыз. Алар – бик зур көч. Җирлек депутаты эшчәнлегеннән, халык һәм җитәкчелек белән элемтәдә көндәлек сорауларны хәл итүеннән,  битараф булмавыннан районның киләчәге формалаша. Җитәкче кеше бөтенесен дә күреп бетермәскә мөмкин. Ә менә урыннардагы депутатларның эшчәнлеге белән районыбызны, Актанышыбызны гөлбакча итеп тота алабыз. Халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшыртуда да үзебездән торганның барысын да эшләячәкбез. Барыгызны да сайлауларга чакырып калам, исән-имин әлеге сайлауларны үткәрергә язсын, - диде Энгель Нәвап улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International