БЕЗНЕҢ ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ: Актаныш районының Әнәк авылында ТРның беренче Президенты, “Ватан алдындагы казанышлар өчен“ орденының тулы кавалеры Минтимер Шәймиевка бронза бюст ачылды

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Бүген Әнәк авылында Актанышыбызның асыл улы, Татарстан Республикасының беренче Президенты,  “Ватан алдындагы казанышлар өчен“ орденының  тулы кавалеры Минтимер Шәймиевка бронза бюст ачылды. Тарихи яктан истәлекле, олуг вакыйганың иң көтеп алынган кунагы Минтимер Шәрип улы үзе иде.

Тантанада  Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин, Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов  һәм башка бик күп дәрәҗәле затлар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевкә бюст ачылуны  Республика өчен бу истәлекле көн дип билгеләп үтте. Ул бу вакыйганың ТАССРның 100 еллыгына багышлануын да искәртте.

Бюст Минтимер Шәймиевнең туган авылында Шәрип Шәймиев йорт-музее каршында урын алган. Бюстның  биеклеге — 3,8 метр (шуның 1,3 метры — бюст, 2,5 метры -  постамент).  Бюстны Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге ясаган. Скульптор — Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укыган Фәнил Вәлиуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International