ТАССРНЫҢ100 ЕЛЛЫК ТАРИХЫННАН АКТАНЫШНЫКЫ АЕРЫЛГЫСЫЗ (видеорепортаж)

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Актаныш район Советының 47 нче утырышы тарихи мизгелләр теркәлгән күргәзмәне карудан башланды. Сессия эшенә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фәттахов Энгель Нәвап улы рәислек итте. Көн тәртибе буенча беренче булып сүз Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Зәкәриевнага бирелде. Гөлнара Зәкәрия кызы “Республиканың үсеш перспективалары:тарихи аспектлар” темага чыгыш ясады. Актаныш районы ТАССР белән җитәкчелек итүче ике танылган шәхесне биргән төбәк- ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе Шәйгәрдан Шәймәрданов һәм ТАССРның Министрлар Советы Рәисе, Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев.  Докладчы “Республиканың үсеш перспективалары:тарихи аспектлар” чыгышында бу хакта да телгә алды.

Сессия эшендә язучы, тарихчы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Йосыф Әхтәм улы Хуҗин чыгыш ясады.

ТАССР чорында КПСС райкомы эшчәнлеге һәм аның идеологиясе турында Актаныш районы ветераннар оешмасы җитәкчесе, озак еллар КПССның Актаныш райкомында хезмәт куйган Нурулла Нурлыев бәян итте. Район мәгарифе үсеше истәлекләре турында фикерләре белән Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, мәгариф ветераны Исламов Рузил Мөхәммәтнур улы уртаклашты.

Актаныш муниципаль районы бүләкләр һәм бүләкләүләр комиссиясе рәисе урынбасары Тимиров Альберт Индариф улы «Нигез» хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Җәлиловка, “Ресурс –Холдинг” ягулык-энергетика ассоциациясе генераль  директоры Альберт Мостафинга «Актаныш районының мактаулы гражданины» исемен бирү турында тәкъдим итте

Өч райондашыбыз, Татарстан Республикасы Президенты указы белән, дәүләт бүләкләре, 9 райондашыбыз  “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” билгесенә лаек булды. Хөкүмәт бүләкләрен Актаныш муниципаль районы башлыгы Фәттахов Энгель Нәвап улы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International