Бик тиздән, укучыларны дәрескә дәшеп, мәктәпләрдә кыңгырау чыңы яңгыраячак. Инде бүгеннән районның белем бирү учреждениеләрендә яңа уку елына әзерлек эшләре бара.
Гадәттәгечә, быел да, 2020-2021 уку елына аяк баскан мәлдә, Актаныш районында "Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап керүче беренче сыйныф укучыларына, күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм кулы суза. Уку әсбапләре салынган букчалар - әлеге акциянең төп атрибуты булып тора.
Быел Актаныш районында “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” акциясенә старт Меңнәр төп гомуми белем бирү мәктәбендә бирелде. Беренче сыйныфка баручы ике укучы белән беррәттән букчалар күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә дә тапшырылды.
Энгель Фәттахов балаларга белем һәм тәрбия биргән педагогик коллективка рәхмәт сүзләрен дә ирештерде бүген.
- Бала кайда да сәләтле булып туа. Педагоглар укучыларга дөрес юнәлеш бирүдә әһәмиятле роль уйный. Бала тормыш юлында югалып калырга тиеш түгел. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Мәктәпләргә киләчәктә дә ярдәм итеп торачакбыз, - дип,район башлыгы киләчәктә Меңнәр авылында да балалар өчен спорт мәйданчыгы булдырырга ышандырды.