Татарстан Республикасының социаль-икьтисадый потенциалын ныгытуга, мәдәни- рухи мирасны саклап калуга һәм баетуга зур өлеш кертүләре, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә югары казанышларга ирешүләре өчен 9 райондашыбыз “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” почет билгесе белән хөрмәтләнде. Алар: Фәрит Муллагали улы Салихов, Рәүхәт Салихҗан улы Салихҗанов, Дамир Әмин улы Җәлилов, Шәйхулла Фәтхулла улы Гиздатуллин, Йосыф Әхтәм улы Хуҗин, Нурулла Гаян улы Нурлыев, Илфак Мирза улы Ибраһимов, Мәгыйс Әһлетдин улы Әһлетдинов, Рузил Мөхәмәтнур улы Исламов.