12 август көнне ТАССРның 100 еллыгына багышланган район Советының өченче чакырылыш 47 нче утырышы кысаларында, һөнәри эшчәнлектәге казанышлары һәм күпъеллык нәтиҗәле, намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының финанс –бюджет палатасы рәисе Кадрия Рәмзи кызы Каюмова Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының Мәсәде авыл җирлеге башлыгы Флүрә Риф кызы Минһаҗетдиновага “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале тапшырылды.
Республиканың гражданлык хәле актларын теркәү органнары системасында күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиевага “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.