ВИДЕОРЕПОРТАЖ: ИКЕ БӘЙРӘМ БЕРЬЮЛЫ- ВЕЛОЙӨРЕШТӘ КАТНАШУЧЫЛАР СПОРТ МӘЙДАНЧЫГЫН АЧТЫ

2020 елның 8 августы, шимбә

Бүген Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионнан “Лачын” боз-спорт сараена кадәр  велойөреш узды. Әлеге зур чара физкультурачылар көне уңаеннан оештырылды.

“Лачын” боз-спорт сараенда велойөрештә катнашучыларны дәртле марш-музыка һәм алкышлар белән каршыладылар. Бүген биредә хоккейчы егетләргә шөгыльләнү өчен спорт мәйданчыгы ачу тантанасы да узды. Кызыл тасмаларны Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ләйсән Нурлыева һәм “Лачын” директоры Рамил Галиев  кистеләр. “Лачын”дагы универсаль спорт мәйданчыгы районда ундүртенче булып төзелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International