Актаныш районында Яңа Әлем – Иске Әлем автомобиль юлы ачылды

2020 елның 8 августы, шимбә

Яңа Әлем – Иске Әлем юлы 6, 5 чакрым озынлыкта, “Татавтодор” җәмгыяте тарафыннан республика программасы нигезендә 160 миллион сумлык эш башкарылды. Юл төзүдә хезмәт куйган эшчеләр Актаныш район башлыгының Энгель Фәттаховның мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.  

Бүген Яңа Әлем – Иске Әлем юлы тантаналы ачылды. Республика программасы нигезендә ике ел дәвамында алып барылган төзелеш эшләре тәмамланып, асфальт юл эксплуатациягә тапшырылды. Юлны ачу тантанасы Яңа Әлем мәктәбе янындагы мәйданчыкта үтте.

Чарада Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, район башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов, “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы директоры Марат Сәмигуллин, “Башак” хуҗалыгы җитәкчесе Илүс Ярмиев, Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова, юл төзүчеләр, авыл халкы катнашты. Юл төзү эшендә нәтиҗәле хезмәт куйган эшче-хезмәткәрләр район башлыгы Энгель Фәттаховның мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Юл ачу тантанасы бәйрәм төсмерен алды. Актаныш мәдәният йорты хезмәткәрләренең музыкаль сәламе, җыр-моңнары, авыл халкының хис-кичерешләре, мәктәп укучыларының яңа юлдан велосипедларда узышуы төзүчеләр көне, район түзелүгә – 90, Актаныш үзәгенә 310 ел тулу уңаеннан тарихи вакыйгалар чылбырын дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International