Росреестр тарафыннан "игезәк" сайтлар эшчәнлегенә каршы тору буенча алып барылган эш нәтиҗәсендә, Роскомнадзор суд карарлары нигезендә шундый 34 ресурсны блокировкалады.
Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрындагы мәгълүматларны бирү Росреестр һәм Федераль кадастр палатасы тарафыннан башкарыла. Күчемсез милек объектлары турында онлайн режимында мәгълүматны гражданнар Росреестрның ачык кадастр картасында ала алалар.
Татарстан Росреестры матбугат хезмәте