Яңа һәйкәлгә тәүге чәчәкләр салынды

2020 елның 2 августы, якшәмбе

Бүген һава-десант гаскәрләренә 90 ел тулды. Һава –десант гаскәрләре хаклы рәвештә элита булып санала. Бу төр гаскәрләргә эләгү өчен кандидатлар бик югары критерийларга туры килергә тиеш, чөнки сугышчылар бик киң спектрлы бурычларны башкара. Десантчылар исәбендә йөзләгән иң куркыныч һәм авыр хәрби операцияләр бар.

2 августта бөтен ил буенча әлеге датага багышланган бәйрәм чаралары узды. Актаныш районының Җиңү паркында бүген Һава-десант гаскәрләре сугышчыларына рәсми төстә ачылган һәйкәл чәчәкләргә күмелде. Флүн Кадыйров һәм Камил Мокыймов десантчылар символы рәвешендә ясалган венокны урнаштырганнан соң, һәйкәлгә кызыл канәферләр салынды.

Чарада район җитәкчелеге, хәрби комиссариат вәкилләре, солдатлар, офицерлар һәм “канатлы пехота” ветераннары,шулай ук гади гражданнар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International