Район җитәкчесе тарафыннан бәйрәм хуҗалары адресына җылы котлау сүзләре юлланды.
Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре, нәтиҗәле хезмәтләре, десантчы-сугышчыларга мемориаль һәйкәл проектын тормышка ашыруда актив катнашулары һәм районыбызда үткәрелгән барлык патриотик чараларда актив катнашулары өчен Энгель Нәвап улы Радик Әзһәр улы Гәрәевка, Динар Данил улы Хәйдәровка һәм Айдар Мөдәфис улы Фәсхиевка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бүгенге көндә запастагы хәрбиләр, һава-десант гаскәрләре ветераннары десантчы шушы 90 еллык эшчәнлеге чорында халык алдында, бөтен дөнья халыклары алдында хөрмәт һәм дан казануы белән горурланырга хаклы. Бөек Җиңүгә керткән батырлыклары өчен дистәләрчә мең десантчы-сугышчылар орден һәм медальләр белән бүләкләнгән, ә 126 десантчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Безнең чор десантчылары да Әфганстан, Кавказдагы һәм башка “кайнар нокта”лардагы сугышларда катнашып, зур батырлыклар кылдылар, каннарын койдылар, яу кырында башларын салдылар… Сез барыбыз да үлем киртәсен кичеп кайткан ир-егетләр! Сезнең һәрбер сикереш - үзе зур батырлык!