ГОМЕРНЕҢ АГЫШЛАРЫ:Райондашыбыз Разия Усманова юбилеен каршы алды

2020 елның 2 августы, якшәмбе

 Август аеның беренче көнендә Иске Байсар авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Разия Шәрхемулла кызы Усманова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


Туган көн иясенә тәбрик-котлаулары бүген аның якыннары белән беррәттән Актаныш районы җитәкчелеге дә ирештерде. Җирлек башлыгы Рәмис Кадыйров Разия Шәрхемулла кызын гомер бәйрәме белән ихластан котлап, юбилярга район башлыгы Энгель Фәттахов, РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау хатлары һәм бүләкләр тапшырды.


Юбилее белән котлап килүчеләргә дә ихлас рәхмәтләрен белдерде Разия Усманова. Райондашыбызга киләчәктә дә якыннары янәшәсендә булып,сәламәтлек белән бәхетле картлык кичерүен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International