Бөтенрәсәй фән олимпиадасының төбәкара этабында призер һәм җиңүчеләр, аларның укытучылары бүләкләнде

2020 елның 1 августы, шимбә

Бөтенрәсәй фән олимпиадасының төбәкара этабында призер һәм җиңүчеләр, аларның укытучылары бүләкләнде.

 - Мари-Суксу төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 сыйныф укучылары Усманов Кирилл һәм Арсланова Диана мари теле буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында призерлар, Усманов Кирилл республика олимпиадасында абсолют җиңүче, укытучылары Галиева Ирина Александровна.

- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернатның 9 сыйныф укучысы Мухаметдинова Лиана дөнья сәнгать мәдәниятен өйрәнү фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында призер, укытучысы Абдуллина Миләүшә Мәгсүм кызы.

- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернатның 11 сыйныф укучысы Гәлләмова Эльвина химия фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында призер, татар әдәбияты фәне буенча республика олимпиадасы призеры, “Олимпка юл” олимпиадасында призер, узган уку елында үткәрелгән татар теле фәне буенча Халыкара олимпиадада абсолют җиңүче, укытучылары Гарипова Рузилә Илдар кызы, Әһлетдинова Ландыш Филүс кызы.

- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернатның 9 сыйныф укучысы Исхаков Сәйдәш биология фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында призер, укытучысы Исламова Зөлфия Әсгать кызы.

- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернатның 9 сыйныф укучысы Мансурова Зилия тарих фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында һәм Татарстан тарихы фәне буенча республика олимпиадасында призер, укытучысы Гилметдинов Марат Илсур улы.

- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернатның 9 сыйныф укучысы Гарипов Булат хокук фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында призер, укытучысы Зиһаншин Илсур Рөстәм улы.

- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернатның 10 сыйныф укучысы Ибраһимов Раил хокук фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында призер, укытучысы Абдуллина Миләүшә Мәгъсүм кызы.

- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернатның 9 сыйныф укучысы Гәләветдинова Сәлимә рус теле фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында һәм рус теле фәне буенча республика олимпиадасында призер, укытучысы Шагзамова Энҗе Фирдәвес кызы.

- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернатның 9 сыйныф укучысы Ганеева Эльвира рус әдәбияты фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында һәм узган уку елында үткәрелгән рус теле фәне буенча Халыкара олимпиадада призер, укытучысы Саматова Гөлнар Дилфас кызы.

- Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия - интернатның 9 сыйныф укучысы Вәлиева Нәфисә инглиз теле фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында һәм “Олимпка юл” республика олимпиадасында призер, татар теле фәне буенча республика олимпиадасында призер, рус теле фәне буенча Бөтенрәсәй олимпиадасының төбәкара этабында, республика олимпиадасында һәм узган уку елында үткәрелгән рус теле фәне буенча Халыкара олимпиадада абсолют җиңүче, укытучылары Шагзамова Энҗе Фирдәвес кызы, Әюпова Ләйсән Рәшит кызы, Шәрипова Чулпан Рәмзил кызы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International