Энгель Фәттахов: “Кырдагы икмәкнең тулай җыемы 180-200 мең тонна булыр дип көтәбез”
- Егерме елга якын район җитәкчесе булып эшләгән вакытымда икмәк үстерү өчен 2020 ел кебек уңай һава шартлары бер-ике генә елда булды. Игеннәр үсеше өчен яңгыры да вакытында яуды, кояш та вакытында чыкты. Быел бик зур иген уңышын көтәбез. Актаныш игенчесе дигән исемне игенчеләр, механизаторлар быел да аклады. Кырдагы икмәкнең тулай җыемы 180-200 мең тонна булыр дип көтәбез. Һәр хуҗалыкта 80-100 центнерлы уңыш бирә торган басулар бар быел. Исән-сау гына комбайнчыларыбызга әлеге уңышны җыеп алырга язсын, аларга без тулысынча ышанабыз, барысы да әзерлекле, имтиханнарны яхшы билгеләренә тапшырдылар.
Без ел саен “Кыр көне” үткәрәбез. Берничә дистә ел элек, гектарыннан 25 центнер уңыш алган өчен, “Чишмә” хуҗалыгы бригадиры Александр Сальниковка Социалистик Хезмәт Герое исемен биргәннәр иде. Хәзер хуҗалыкларда һәр гектарга алган 45 центнер уңыш хәзер беркемне шаккаттырмый. Фәннән башка, технология, сортлар белән эшләүдән башка мондый уңышка ирешеп булмый. Шуңа күрә белгечләрне, механизаторларны укытырга, алдынгы технологияләр белән таныштырырга омтылабыз. Ел саен районның бер хуҗалыгында аерым басуда кишәрлекләрдә сортлы орлыклар чәчеп үстереп, шунда “Кыр көне” үткәреп киләбез. “Ташкын” хуҗалыгы быел 119 кишәрлектә сынау үткәрде. Шуның 97 сендә бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар сыналды. Шулай ук хуҗалык кукурузаның 50 төрдәге сортын үстереп “Кыр көне”ндә тәкъдим итте. Бүген терлекчелек игенчелектән башка үсеш ала алмый. Шуңа күрә үсемлекчелеккә аеруча игътибарлы булу кирәк. Узган ел әлеге чара “Башак” хуҗалыгында узды. Быел “Ташкын” хуҗалыгында үткәрелде, алдагы елда “Тамыр” хуҗалыгын әзерләячәкбез. Без әлеге традициягә тугры калып, киләчәктә дә “Кыр көне”н үткәрүне дәвам итәчәкбез, киләчәк буынга үзебездән соң шушындый мирас калдыру максатын куябыз.