"Актанышта кыр көне -2020" семинарында бүләкләнүче хезмәт алдынгылары
Татарстан Республикасы Президенты боерыгы нигезендә, авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Сәхабетдинов Рәфикъ Вәгыйзь улына
“Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте” белдерелде.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән, авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Саф” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте йөк автомобиле йөртүчесе
Фәхретдинов Рузил Госсаметдин улына
“Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”
дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен ”Әнәк” агрофирмасының механизаторы
Солтанов Валерий Мәхмүт улы, "Таң” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте трактористы Идрисов Рәвис Риф улы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре, күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм кыр форматындагы "Актанышта кыр көне -2020" күргәзмәсен оештыруга зур өлеш керткәннәре өчен, “Ташкын” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Салихҗанов Рәүхәт Салихҗан улы,
“Ташкын” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш агрономы Хаҗиев Фәгыйтҗан Закирҗан улы, “Ташкын” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш инженеры Исламов Салават Самат улы, Татарстан Республикасы буенча Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәгенең Актаныш район бүлекчәсе башлыгы Сәрваров Әфка Әбелгас улы, Татарстан Республикасы буенча Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәгенең Актаныш район бүлекчәсенең 1нче категорияле агрономнары Вакилова Глүзә Хәмит кызы, Мустаева Илүзә Мәхтүм кызы, Насертдинова Гөлүсә Мирзамөхәммәт кызы, Солтанова Алсу Фәнис кызы Актаныш район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.