«Актанышта кыр көне – 2020» күргәзмәсе бүген – 24 июль көнне Татарстанның һәм Башкортстанның авыл хуҗалыгында әйдәп баручы авыл хуҗалыгы предприятиеләре, аларга хезмәт күрсәтүче оешмаларның, фәнни-тикшеренү үзәкләренең, авыл хуҗалыгы белгечләрен әзерләүче уку йортларының җитәкче-белгечләрен үзенә җыйды.
Кыр көне Иске Байсар авылында “Ташкын” җәмгыятенең тәҗрибә участогында булды. Ачылу тантанасында район башлыгы Энгель Фәттахов күргәзмәгә килүчеләрне сәламләп, Актаныш игенчесенең икмәк үстерүдә соңгы елларда ирешкән казанышлары белән таныштырды, авыл хуҗалыгы тармагында районның алдынгы хезмәт ияләрен бүләкләде. Ачылу тантанасында Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы , профессор Илдус Вәлиев, Казан дәүләт аграр институтының инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректоры Наил Хәмидуллин, “Ташкын” җәмгыяте җитәкчесе Рәүхәт Салихҗанов чыгыш ясады.
Ачылу тантанасыннан соң, гамәли эшчәнлек тәҗрибә участокларында дәвам итте. Сыналучы сортларның районлашуы, уңыш бирүчәнлеге белән фәнни-тикшеренү институты белгечләре таныштырды.
«Кыр көне – 2020» күргәзмәсендә “Сабагро”, “Таросмашиннери”, “Агропроф”, “Агромастер”, “Проминтел Агро”, Гелиос Агро, “ЭМТех Казань” җәмгыятьләре вәкилләре, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, Казан дәүләт аграр университеты, “Татагрохимсервис”, “Агротехноком” җәмгыятьләре җитәкче-белгечләре үз эшчәнлекләре, Россиядә һәм Татарстанда сыналган агротехник чаралар, үз продукцияләре белән таныштырдылар.
Мастер-классларда аграрийлар туфракның яраклылыгын бәяләү һәм төрле агрофоннарда орлыклар сайлау ысулларын, яңа буын чәчү эшләрен контрольдә тоту системасын, терлекләрне тукландыру өчен игелгән культураларны сайлап алуны өйрәнде. Күргәзмәдә иң яңа, заманча авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителде.