Дәүләт Думасы беренче укылышта Хезмәт кодексына читтән торып эш белән тәэмин итү турында төзәтмәләр кабул итте. Инициатива читтән торып эшләүнең өч төрен – даими, вакытлы һәм катнаш эш, шулай ук хезмәткәрләрне вакытлыча дистанцион форматка күчерү процедурасын гадиләштерә.
Дәүләт Думасы депутаты, икътисад, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина: «закон проекты, беренче чиратта, хезмәткәрләрнең хокукларын яклауга юнәлдерелгән. Инициатива Хезмәт кодексын читтән торып эшләү төшенчәсе белән тулыландыра, хезмәткәрне дистанцион эшкә күчерү өчен нигезләрне аныклый һәм дистанцион хезмәткәрне эштән азат итү өчен өстәмә нигезләр исемлеген билгели. Моннан тыш, хезмәткәрнең оффлайн булу хокукы беркетелә: эш вакыты тәмамланганнан соң башкарылучы биремнәр һәм йөкләмәләр югары дәрәҗәдә түләнергә тиеш. Коронавирус пандемиясенә читтән 6 млн хезмәткәр күчерелгән. Карала торган закон проекты ачыкланган хокукый проблемаларны юкка чыгарырга тиеш».
Икенче укылышка төзәтмәләр әзерләүгә ике ай вакыт бирелде. Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты составына депутатлар һәм сенаторлар, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы комиссия вәкилләре кергән эшче төркем төзү турында карар кабул итте.