Актаныш муниципаль автотранспорт оешмасы пандемия шартларында хезмәт коллективын саклап калган очракта биш миллион сум күләмендәге кредитын дәүләткә кире кайтармаячак. Бу хакта оешманың җитәкчесе Айзат Шакиров сишәмбе брифингында әйтте.
.png)
Бүген район Советының кече утырышлар залында узган брифингта төп сүз Россия Федерациясендә коронавирус инфекциясенә бәйле дәүләт ярдәмнәренең Актаныш районы халкына ни рәвешле барып җитүе хакында барды.
.png)
Брифинг эшенә район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева җитәкчелек итте. Лиана Рамил кызы Актаныш районындагы бизнес вәкилләренә, күпбалалы гаиләләргә, эшсез калган гражданнарга күрсәтелгән федераль һәм дәүләт ярдәме турында сөйләде.
.png)
Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Хуҗахмәтова эшкә урнаштырганнан соң, социаль контракт буенча ярдәм күрсәтелүне авыл җирлекләре буенча анализ ясады.
"Россельхозбанк"ның Актаныш филиалы җитәкчесе Данияр Салихҗанов банк тарафыннан бирелә торган ташламалы кредитлар турында аңлатты.