Моннан унбер ел элек Актанышта өч торак-милекчелек ширкате оеша. Берничә оешмада эшләп, кыскартылуга эләккән Илнур Гатарахманов ширкатьләрнең берсенә слесарь булып эшкә урнаша. Бүген Актанышта бер генә ширкать-“Яран” торак-милекчелек ширкате күпфатирлы йортлар өчен җаваплы. Илнур да яңа һөнәренә тугры кала. Әлегәчә шушында слесарь булып эшли.

- Безнең эш- “ненормированный”,- ди ширкать җитәкчелегенең дә, фатир хуҗаларының да ышанычын яулаган эшче.

Әйе, фатирда су бәрсә, юынтык сулар кире килсә, төн уртасында да чакыралар сантехник-слесарьларны. Шуңа күрә әлеге һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур.

- Бүген иртәнге җидедә эшкә килүгә, Рәшит абый (“Яран” ТМШ җитәкчесе) Ленин урамы, 61 а йортыннан чакыру булганын әйтте. Менә хезмәттәшем Илсур белән килдек тә, торбаларны кирәк булганча, кисеп,эшләп куйдык,-ди тыйнак кына Илнур.

- Ике контурлы газ котелына күчү өчен су торбаларын кисәргә, башларын томалап куярга диделәр. Борчылган идем, озак булыр, пычранып бетәрбез дип. Бик тиз һәм чиста итеп эшләделәр. Элегрәк тә килгәннәре бер иде, анда да сыйфатлы итеп эшләде сантехниклар. Бик зур рәхмәт бу егетләргә,- дип сүзгә кушыла фатир хуҗасы, пенсионер Флорида Мөхәммәдҗанова,- Кайчан гына шалтыратсам да, Рәшит Тимерович гозеремне тиз хәл итә, бик зур рәхмәт бу оешмага!

Күпфатирлы йортларны су белән өзлексез тәэмин итү, канализация системаларының аварияләрсез эшләве өчен Илнур Гатарахманов кебек югары квалификацияле класслы белгечләр кирәк. Илнур һөнәренең серләрен, үзенчәлекләрен Актаныштагы технологик техникумда укып үзләштерә. Яхшы хезмәт хакы белән бергә, күпме кешенең рәхмәтенә лаек була ул. Киләчәктә дә алтын куллары сөенеч китерсен! Үзенә дә, башкаларга да!
