Ачык хисап вакытында мәктәп эшчәнлеге уч төбендәге кебек

2020 елның 10 июле, җомга

9 июль көне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендәге комиссия каршында райондагы төп һәм ике башлангыч мәктәпләрнең директорлары ачык хисап тотты. Комиссия әгъзалары арасында район мәгариф идарәсе башлыгы Венера Хәева, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, ветеран укытучылар да бар иде.

Хисап вакытында һәр мәктәп 2019-2020 нче уку елындагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясады, киләсе уку елына перспектив план төзелде. Комиссия тарафыннан мәктәп директорларына тәкъдимнәр әйтелде.

- Хисап вакытында мәктәп эшчәнлеге уч төбендәге кебек күренде. Мәктәп кайсы методикага өстенлек бирә, тәрбия юнәлешләре, мәктәп директорының коллективта уңай, эшлекле мохит тудыра белүе-  барысы да исәпкә алынды. Җитәкчеләр бик яхшы әзерлек белән килгән иде. Мәктәп алдындагы проблемалар, аларны хәл итү юлларын бергәләп эзләдек,- ди комиссия эшендә катнашкан мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Гөлназа Имамразыева.

2019-2020 уку елының өченче чиреге укытучыларга да, укучыларга да авыр булды. Мәктәпләр коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле дистант укуларга күчте. Проблемалар килеп чыкса да, коллективлар бердәм төстә, оешканлык белән уку елын тәмамлады. Пандемия Бердәм дәүләт имтиханнары вакытын да гадәттәгедән соңрак вакытка чигерде. Югары уку йортына керергә теләгән унберне тәмамлаучылар инде берничә фәннән имтихан тапшырды. 17 июльдә беренче нәтиҗәләр кайтачак. Бердәм дәүләт имтиханнары 24 июльдә тәмамлана. Соңгы имтиханның нәтиҗәләре билгеле булгач, база мәктәпләре директорлары һәм балалар бакчасы мөдирләренең дә еллык хисаплары тыңланачак. Гөлназа Дәвран кызы:

- Татарстандагы башка районның мәгариф идарәләре белән элемтә тотабыз. Алардан аермалы буларак, безнең мәгариф оешмалары район җитәкчелегенең ярдәмен, кайгыртуын һәрдаим тоеп торабыз. Моның өчен район башлыгы Энгель Фәттаховка, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыевага зур рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International