Метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү
00 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 3 июль 2020 ел.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 03 июлендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән томан;
- көндез көньяк-көнбатыштан җиленең кыска вакытлы көчәюе 15-20 м/с ка кадәр булган яшенле яңгырлар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аркылы чыкканда игътибарлы булырга;
2. Урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә;
3. Машиналар йөрү өлеше өчен, мөмкин булганча, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләре генә файдаланырга кирәк;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдыннан трассаны узмаска;
5. Транспорт агымын каршы яклап кына хәрәкәт итәргә;
6. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.