Миләүшә Мурзина Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

БЕЗНЕҢ ЗАМАНДАШ: Актаныш районы Финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Миләүшә Тимерҗан кызы Мурзина  50 яшьлек күркәм юбилеен каршы алды. Гомеренең истәлекле көне белән Миләүшә Тимерҗан кызын Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов тәбрик итте.

Юбилее уңаеннан, озак еллык намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте, районның социаль-икътисади тормышында актив катнашканы өчен Миләүшә Мурзина Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Миләүшә Тимерҗан кызы, Сезне ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Киләчәктә дә эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, озын гомер, сүнмәс яшәү дәрте телибез! Тормыш иптәшегез Илдус белән кызларыгыз Илүзә, Гөлназ, Алинәнең игелеген һәм дәүмәтен күреп,   туганнарыгыз янәшәсендә, аларның ихтирамын, игътибарын тоеп, аларга терәк булып, муллыкта яшәргә язсын!

Туган көнегез белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International