“Бердәм Россия” сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге республикада ишегалларын төзекләндерү программасын гамәлгә ашыру инициативасы белән чыгуы һәркемгә мәгълүм. Якындагы биш ел эчендә республикадагы барлык ишегаллары төзекләндереләчәк. Районыбыз алдында да күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерү бурычы тора. Бу нисбәттән беренче кварталда ремонт эшләре тулы куәттә бара.
Ә менә 2020 ел планына кертелгән сигезенче кварталны яңарту эшләре бер атна чамасы элек кенә башланып китте. Биредә яшәүчеләр түземсезлек белән үзләренең ишегалларының заманча сулыш белән яши башлавын көтә. Иң мөһиме – аларның йорт аллары нәкъ менә халыкның теләк-тәкъдимнәрен искә алып тормышка ашырыла.
Шулай да, төзекләндерүнең беренче адымнары ясалгач, халык ризасызлыгын да белдерә – бу аңлашыла да, кәгазьдәге сызым белән чынбарлык арасында шактый гына аермалыклар да шәйләнә башлый.
Бүген инде тротуарлары яңарыш кичерә башлаган сигезенче кварталда Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, аның урынбасарлары, республика программасына җаваплы затлар булып, биредәге эш барышы белән танышты. Җирле җитәкчелеккә халыкның сорау-гозерләре шактый булып чыкты: алар, беренче чиратта, ишегалды аша үтүче үзәк юлны тарайтмауны, кайбер урыннарда агач-куакларны саклап калуны, тротуар өлешләренә күпмедер үзгәрешләр кертүне сорый. Теләк-тәкъдимнәр, һичшиксез, исәпкә алыначак.
“Безнең ишегалды” программасы кысаларында планлаштырылган эшләр арасында - юлларны һәм тротуарларны ремонтлау, тышкы яктыртуны ремонтлау, уен мәйданчыклары, ял зоналары булдыру, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру тора. Гади телдә әйткәндә, күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең дә бик тиздән үзләре күрергә теләгән ишегаллары булачак. Сигезенче кварталда төзекләндерү эшләре сентябрь - октябрь айларында төгәлләнер дип фаразлана.