Исегезгә төшерәбез, бүгеннән Актаныш районында 46 участок сайлау комиссиясе үз эшен башлап җибәрде. Район халкы 7 көн дәвамында РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертүгә үз карашын белдерә алачак. Сайлау комиссияләренең барысы да шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән. Участокларда эш күрсәтелгән барлык санитар нормаларның үтәлешен исәпкә алып башкарыла. Моннан тыш, районда тавыш бирү өчен 6 урам ноктасы оештырылган. Урам нокталарының дүртесе Актаныш үзәгендә булса, берсе – Богады, берсе Пучы авыл җирлегендә урнашкан. Алар үз эшләрен бүген, 25 июньдә башладылар һәм 30 июньдә төгәлләячәкләр. 1 июль исә бөтен ил күләмендә ял көне дип игълан ителде. Бу көнне тавыш бирү 8дән 20 сәгатькә кадәр тәнәфессез барачак. Әмма актанышлылардан, мөмкин булганча, үзләренең сайлау мөмкинлегеннән алдан ук файдалануны сорыйлар.