Татарстанда, шул исәптән Актаныш районында, илнең төп законына үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен барлык участоклар көн саен тулы санитар эшкәртү узачак.
.jpg)
Һәр көн азагында ветеринария хезмәте белгечләре сайлау участокларын, урамдагы сайлау нокталарын тулысынча санитар эшкәртәчәк. Участок эшкәртелгәннән соң, аны "консервациялиләр", ягъни киләсе тавыш бирү көненә кадәр бинага керү мөмкинлеген ябалар. Моннан тыш, участокларда көн дәвамында дезинфекцияләүче эремәләр белән даими рәвештә дымлы җыештыру планлаштырылган. Бу тавыш бирүдә катнашучыларның куркынычсызлыгын тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.