СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Актаныш районында тавыш бирүне оештыру тәртипләре, куркынычсызлыкны һәм законлылыкны тәэмин итү

2020 елның 23 июне, сишәмбе

РФ Конституциясенә кертеләчәк үзгәрешләргә Россия күләмендә тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр үтәчәк. Актаныш район Советының кече утырышлар залында гамәлләштерелгән сишәмбе брифингы да әлеге сәяси вакыйгага багышланды. Актаныш район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Филүс кызы җитәкчелегендә үткән чарада мөһим кампаниягә әзерлекнең ничек баруы, сайлауларны үткәрү тәртибе хакында сөйләштеләр.


Белүебезчә, тавыш бирү 1 июльдә узачак, бу көн ил буенча ял көне дип игълан ителде. Тавыш бирү элекке еллардагы сайлаулардагы кебек узачак. Бу өлкәдә бездә бай тәҗрибә туп¬ланган. Актаныш районы тернриториясендә 22 314 граждан тавыш бирү хокукына ия. Бүген аларның исемлекләрен тикшерү, барлауның соңгы көне, - дип, районда бу нисбәттән башкарылган эшләр хакында бәян итте Рәйхан Галимҗанова.


Тавыш бирү вакытында коронавирус таралуны кисәтү максатыннан халыкның иминлегенә аерым игътибар биреләчәк. Гражданин мөһим сәбәпләр аркасында тавыш бирү көнендә сайлау участогына килә алмый икән, аңа алдан тавыш бирү мөмкинлеге бирелә. 25 июньнән 30 июньгә кадәр яшәү урыны буенча рәсми теркәлгән участок сайлау комиссиясенә килеп алдан тавыш бирергә була.

Сайлау участокларында үз тавышыңны 14.00 – 20.00 сәгатьләрдә бирергә мөмкин.

Сайлау комиссиясе әгъзаларын өйгә дә чакыртырга мөмкин. Өйдә тавыш бирергә теләгән кешеләргә, комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр махсус сайлау комплекты белән киләчәк: герметик пакетта бюллетень, өйдә тавыш бирү турында гариза бланкы, саклагыч битлек, перчатка, дезинфекцияли торган салфетка, авторучка булачак. “Без беренче тапкыр өйдә, контактсыз тавыш бирү турында сүз алып барабыз. Комиссия әгъзалары һәм күзәтүчеләр санитар дистанция саклаячак, алар тавыш бирүчеләр янына өйгә кермәячәк”, - дип аңлатты Рәйхан Флүс кызы. Аның сүзләренчә, тавыш бирү өчен комплект алганнан соң, гражданин фатирына кереп бюллетеньне тутыра һәм соңыннан аны комиссия әгъзаларына чыгарып бирә. “Без оештыручылар буларак, тавыш бирү көненә әзерлек һәм тавыш бирү көне үзе имин узсын өчен барысын да эшлибез. Төп өстенлек — процесста катнашучы бар кешенең дә, ягъни тавыш бирүчеләрнең дә һәм комиссия әгъзаларының да сәламәтлеге”, — диде Галимҗанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International