АКТАНЫШ РАЙОНЫНДА МЕДИЦИНА ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ХӨРМӘТЛӘНДЕ

2020 елның 20 июне, шимбә

Июнь аеның өченче якшәмбесе медицина хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов кешеләр сәламәтлеге сагында торучылар белән очрашып, аларга котлау сүзләрен ирештерде.

Районда барлыгы 400 артык медицина хезмәткәрләре исәпләнә, алар сафында табиблар, шәфкать туташлары, авылларда эшләүче фельдшерлар да бар. Район үзәк хастаханәсе җитәкчесе Айдар Хәев билгеләп үткәнчә, аларның һәрберсе өчен бу хезмәт – үзләре сайлап алган һөнәр. Һәр кеше гомерлек һөнәрен, хезмәтен йөрәге кушканча сайлый. Хөрмәтле табибларыбыз исә илебезнең иң зур байлыгы булган кешеләр нең сәламәтлеген саклауны үз өсләренә алган. Ә сәламәтлекне бернинди байлык белән дә чагыштырып булмый, ул бәхет һәм тулы кыйммәтле тормышның нигезе булып тора. Шуңа күрә дә медицина хезмәткәрләре һәрвакыт ихтирамга лаек. Кешеләр сәламәтлеген саклап калуда күп нәрсә аларның һөнәри осталыгыгына бәйле. Безнең дәвалау учреждениеләрендә бөтен күңелен, йөрәк егәрен, тырышлыгын биреп эшләүче, үз һөнәренә, Гиппократ антына тугры чын шәфкать ияләре хезмәт куя. Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең төп максаты – халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, медицина учреждениеләрен югары әзерлекле кадрлар белән тәэмин итү. Бу мәсьәләләр район хакимиятенең аерым игътибарында.

Бүгенге чара кешелек алдында пәйда булган җитди сынау шартларында оештырылды. Шул рәвешле Энгель Нәвап улы медицина хезмәткәрләренә бөтен район халкы исеменнән рәхмәт әйтте. Хезмәтләрендә югары нәтиҗәләргә ирешкән ак халатлы шәфкать ияләренә төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре, район башлыгы имзалаган Мактау кәгазьләре һәм, әлбәттә, чәчәк гөлләмәләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International