Татарстан Республикасы, Актаныш районы, татар җәмәгатьчелеге шушы көннәрдә зур югалту кичерә – Рәшит Шамил улы Миннетдинов вафат

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Бангладеш Республикасында Россия белгечләре төркеме составында чит ил командировкасында булган вакытта,  66 нчы яшендә, Актанышның асыл улы - танылган Казан табибы, кардиолог   Рәшит Миннетдинов вафат булды.

Рәшит Шамил улы 1954 елның 25 апрелендә Актаныш авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан медицина институтының дәвалау факультетына укырга керә. Югары белем алгач, 15 нче шәһәр хастаханәсенең кардиология бүлегендә хезмәт юлын башлый. Анда 1993 елга кадәр табиб-кардиолог булып эшли. Аннан соң, «Татфлот» МСЧ терапия бүлеге мөдире булып хезмәт куя. 2004 елдан башлап, Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең 2 нче санлы  кардиология бүлегендә мөдир була.

Рәшит Шамил улы Миннетдинов гомере буе  сәламәтлек саклау өлкәсендә лаеклы хезмәт куйды һәм лаеклы ялга чыкканнан соң да төрле учреждениеләрнең медицина хезмәтен оештыру буенча эшләвен дәвам итте.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов район халкы, район Советы, район башкарма комитеты исеменнән мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Тыныч йокла, Рәшит Шамил улы! Авыр туфрагың – җиңел, урының оҗмахта  булсын.  Сезнең турында якты хатирәләр безнең  йөрәкләрендә сакланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International