15 июнь көнне Ахун авылында гомер кичерүче Әмирҗан Шәрип улы Шәрипов 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады. Юбилярны гомеренең истәлекле көне белән район Советының аппарат җитәкчесе Альберт Тимиров тәбрик итте. Альберт Индәриф улы туган көн иясенә үзенең шәхси котлаулары белән бергә Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Энгель Фәттаховның тәбрик откыткасын һәм күчтәнәч кабын тапшырды. Аккүз авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Галина Имамова да Әмирҗан Шәрип улын авылдашлары исеменнән котлап, аңа ныклы сәламәтлек, имин тормыш теләде.