Бүген район Советының кече утырышлар залында гамәлләштерелгән сишәмбе брифингы Актаныш районында җәйге чорда иминлекне тәэмин итү темасына багышланып, чарада янгыннарны кисәтү, су коену сезонында куркынычсызлык кагыйдәләре искәртелде.
2020 елгы су коену сезоны чорында Актаныш районының су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү темасына төп чыгышны "Татарстан Республикасының янгынга каршы федераль хезмәтенең 15 нче отряды" Федераль дәүләт казна оешмасының 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов ясады.
Җәйге чорда янгыннарны кисәтү, шәхси секторларда теркәлгән янгыннарның төп сәбәпләре хакында Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Илгиз Рәшитов бәян итте. Илгиз Айрат улы шулай ук янгын чыгуны хәбәр итүче датчикларның әһәмиятен дә ассызыклады.
Авыл җирлекләрендә янгынга каршы эшчәнлекнең ничек оештырылуы исә Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова чыгышы аша анализланды.
Брифинг барышында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Венера Хәева тагын бер тапкыр җәйге каникул чорында балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләсен күтәрде. “Җәйге чорда балалар өчен төп җаваплылык әти-әниләрдә. Балаларыгызны ялгыз гына су буйларына, урманнарга чыгарып җибәрмәгез. Кичке вакытта урамда йөрүләр дә булырга тиеш түгел”, - диде җитәкче.