Гавис Шәкүров 1926 нчы елның 4 июнендә Олыимән авылында туа. 1943 нче елның 7 ноябрендә 17 яшьтә сугышка китә. Суслонгер лагеренда 6 ай булганнан соң Белоруссия җирен фашистларны азат итүчеләр сафына тупчы сыйфатында кушыла. I Белоруссия фронты составында 186 танкка каршы дивизион белән Варшаваны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша. Бөек Җиңү көнен дә Берлинда каршы ала.

“Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны азат иткән өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә.

- Бүгенге тормышым-оҗмах! Рәхәттә яшим,- ди җор телле ветеран. Хәрәкәттә-бәрәкәт, гомерен эш белән үткәргән Гавис абый хәзер дә хәрәкәттән туктамый, тән-сөякләрен язар өчен велотренажерда шөгыльләнә.

Гавис Шәкүр улы үзен туган көне белән котларга килгән район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров белән Киров авыл җирлеге башлыгы Илфак Гаяновка да яраткан шөгылен күрсәтте. Район җитәкчелегенә һәрвакыт кадер-хөрмәт күрсәтеп торулары өчен рәхмәт әйтте.
