СӘЛАМӘТЛЕК САГЫНДА: Авыру билгеләре тоемланган хезмәткәрләрне коллективта эшләтә күрмәгез!

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

26 май көнне хуҗалык җитәкчеләре, район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә, чираттагы семинар-киңәшмәгә җыйналды. Көн кадагында торган иң актуаль мәсьәләләр –  терлек азыгы әзерләү  һәм җәйләүдәге малларның продуктлылыгы уртага салып сөйләшенде.

Чараның коронавируслы вәзгыять шартларында оештырылуын исәпкә алып, семинар Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза  Хафизова чыгышыннан башланды. Луиза Мәхиян кызы хуҗалык рәисләренә  хезмәт урыннарындагы саклык чараларының төгәл үтәлергә тиешлеген искәртте, бу нисбәттән хуҗалыкларда, ашханәләрдә даими рейдлар үткәрелүен ассызыклады.

- Авыру билгеләре тоемланган хезмәткәрләрне коллективта эшләтә күрмәгез! Саклык чаралары даими булырга тиеш, моны таләп итеп куегыз, - диде ул, җәмгыять җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International